news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Төрекмәнстанда Ахалтекин аты көненең дәрәҗәле кунагы булды

Татарстан Президенты үзенең Instagramында ахалтекин токымлы айгырны күрсәтте.

Татарстан Президенты Төрекмәнстанда Ахалтекин аты көненең дәрәҗәле кунагы булды
instagram.com/rusminnikhanov/

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан милли бәйрәмендә — Ахалтекин аты көнендә мактаулы кунак булды. Республика башлыгы әлеге чарадан Видео һәм фотосурәтләрне Instagram социаль челтәрләрендә урнаштырды.

Бәйрәмдә Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән бергә Ровач кушаматлы ахалтекин токымлы айгырны келәм сукмагы буйлап уздырды. Ат 2019 елның беренче көнендә туган һәм ул Бердымөхәммәдовныкы.

Төрекмәнстан - монда «күк атлары» дип аталган әлеге токым атларының ватаны. Алар дәүләтнең милли символы булып тора, ә ахалтекин атының сурәте аның гербы бизи. 

news_right_1
news_right_2
news_bot