news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Төрекмәнстан вице-премьеры Максат Бабаев белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов кичә эшлекле сәфәр белән Ашхабадка килде.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта эшлекле сәфәре кысаларында бүген Төрекмәнстанның Министрлар Кабинеты рәисенең ягулык-энергетика комплексы мәсьәләләре буенча урынбасары Максат Бабаев белән очрашты. Очрашуда шулай ук “Төрекмәннефть” дәүләт концерны рәисе Дәүләтдурды Хаҗиев та катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Очрашу барышында яклар нефть, газ тармагында хезмәттәшлек буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, разведка һәм ятмалар булган урыннарны ачыклау, чималны эшкәртү, тармак белгечләрен әзерләү һәм башка мәсьәләләр каралды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot