news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Түбән Кама ГЭСы юбилеена багышланган истәлекле стела ачты

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашу өчен Чаллыга килде.

Татарстан Президенты Түбән Кама ГЭСы юбилеена багышланган истәлекле стела ачты
http://tatarstan.ru

(Казан, 28 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда шәһәр мэры Наиль Мәһдиев белән бергә, Түбән Кама ГЭСының 40 еллыгына багышланган стеланы ачу тантанасында катнашты. Монумент Гидротөзүчеләр урамында урнашкан. Стела гидравлик турбина рәвешендә корылган. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, стела республиканың һәм илнең икътисади куәтен булдыручы төзүчеләрнең һәм энергетикларның хезмәт батырлыгына багышлана. «Мондый энергетика куәтләреннән башка “КАМАЗ” да, ”Нижнекамскнефтехим” да, башка эре предприятиеләр дә эшли алмас иде, - диде Татарстан Президенты. – Мин стела кую инициаторларына рәхмәт әйтәсем килә. Мондый проектлар бик мөһим».

«Бүген “КАМАЗ” заводының 50 еллыгы елында шундый мөһим вакыйга. Чаллы – машина төзүчеләр шәһәре генә түгел, ул энергетиклар шәһәре дә. Без Татарстан һәм “Татэнерго” компаниясе җитәкчелегенә бу карар өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез», - диде Наиль Мәһдиев.

Аннары төзелеш ветераны, «Гидрострой»ның элеккеге җитәкчесе Алексей Быкодаров монумент куйган өчен барысына да рәхмәт әйтте.

  • Түбән Кама гидрокорылмасы 1963 елда төзелә башлаган. Беренче гидроагрегат 1979 елда эксплуатациягә кертелгән, соңгы 16 нчы агрегат - 1987 елда. Электростанциянең билгеләнгән куәте - 1205 МВт. Эксплуатацияләнә башлаганнан бирле Түбән Кама ГЭСы 66 млрд. киловатт-сәгать электроэнергия эшләп чыгарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100