Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты төбәк икътисадын елына 5 трлн сумга җиткерү бурычы куйды
Рөстәм Миңнеханов нефть химиясе комплексы үсеше республика керемен күп тапкырлар үстерү мөмкинлеге бирер дип өметләнә
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Көчле нефть химиясе тармагы – республиканың икътисади иминлеге нигезе ул, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТРның әйдәп баручы электрон ММЧлары мөхәррирләре белән күптән түгел булган традицион очрашуда.
“Тынычлык һәм килешеп яшәү, тотрыклылык – уңышларыбызның төп нигезенең берсе шул. Ләкин акчабыз булмаса, тынычлык һәм килешүчәнлек белән генә әллә кая китә алмыйбыз. Без әйбәт кенә акча эшләргә тиеш. Бу эш урыннары, зур салымнар дигән сүз. Нефть эшкәртү – зур салым түләүчеләрнең берсе. Нефть химиясе – федерация һәм үзебезнең республика бюджетларына тотрыклы салым түләү тармагы”, - дип басым ясап әйтте республика лидеры.
“Әлеге предприятиеләрдә хезмәт хакы, социаль пакет нинди булуына игътибар итегез. Без нефть химиясе, нефть эшкәртү буенча күп санлы проектлар тормышка ашыра торган“ТАИФ” компанияләр төркеменә рәхмәт әйтергә тиеш,“Татнефть” компанияләр төркеменә. Алар барысы да - үзебезнең Татарстанныкы, һәм без планнарны төгәл билгелибез. Әгәр төп офисы Мәскәүдә булса, белмим, без ничек сөйләшүләр алып барган булыр идек. Билгеле, хакимият, республика, муниципалитет, мин, вазифаи зат буларак, аларга ярдәм итәбез. Ләкин аларның туган Татарстаныбызга керткәне – бик күп. Икенче завод төзелә. Тегесе 6 миллион тонна чимал эшкәртергә сәләтле булса, монысы - кимендә 7-7,5лык. Акрынайтылган кокслау проектына күз салыгыз. Бүген “ТАНЕКО” буенча мазут юк. Көзгә “ТАИФ-НК” эре комплексын эшләтеп җибәрәчәк”, - диде республика лидеры.
“Нижнекамскнефтехим”да 600,5 мең тонна этилен җитештерелә. Тагын шундый комплекслар төзеләчәк. Бу инде ике, аннары өч “Нижнекамскнефтехим” булып чыга. Каучук зонысын җәелдерәбез. Димәк, бу шәһәрдә һәрвакыт эш булачак”, - диде ул.
Экология мәсьәләсендә – ул проектлар барысы да заманча, диде. “ТАИФ-НК”га яки “ТАНЕКО”га килә аласыз – анда яшел газон, ә ягулык-майлау материалларының исен дә сизмәссез. Элек төзелгән производстволарда модернизация эшләре алып барыла. Якын арада проблема хәл ителер дип ышанам. Без ел да дистә мең тонна калдыклар яндырабыз. Бу эш дәвам иттереләчәк. Нефть тармагы – республикабызның үсеш ноктасы ул. Тормыш сыйфатын күтәрү буенча ихтыяҗларыбызны тормышка ашыру бу проектларны ничек гамәлгә ашыруыбызга бәйле булачак. Хәзер нефть химиясе комплексын үстерүнең, мөгаен, дүртенче проектыдыр, гамәлдә, әлегә планнарыбыз тормышка аша”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Нефть һәм нефть химиясе тармаклары уңышы республикадагы барлык кешенең муллыгында чагыла, дип басым ясап әйтте Татарстан Президенты. “Кесәдә, торак пунктларның тышкы кыяфәтендә генә түгел, тормыш сыйфатында, медицина, белем бирү дәрәҗәсендә дә. Әгәр куәтле икътисадыбыз булмаса, барысы да бүтәнчә булыр иде. Без шундый карарга килдек: 10 мең компьютер плюс бюджеттан тыш чыгымнар һәм 60 автобус – 500 млн сум бүлеп бирүне күздә тоткан бер карар белән хәл итәбез. Автобуслар - балаларга, ә компьютерлар - аларга белем бирүче укытучыларга. Медицина үзәкләрен карагыз, алар акча таләп итә. Акча бир дә акча бир, дип, гел Мәскәүгә барып булмый. Безгә тиешлесен алырга кирәк һәм, нигездә, үз көчләребезгә ышанырга. Акча эшләргә, үзебезнең быелга 2 трлн сумлык икътисадыбыз булырга тиеш. Ләкин без аны 5 трлн сумга җиткерү бурыч-максаты куярга тиеш. Әле 5 трлн сумга чыга алсак, безнең керемнәр 500-550 млрд сум булачак. Бюджет тәэминаты бөтенләй башкача булачак”, - дип планнарын уртаклашты Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов.
(Миләүшә Низаметдинова әзерләде).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз