news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты "СуперОкс" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

“СуперОкс” компаниясе югары температуралы югары үткәргечле үткәргечләр җитештерү технологияләрен эшләп чыгаруга махсуслашкан.

 (Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”) Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә “СуперОкс” ЯАҖ Директорлар советы рәисе Андрей Вавилов белән очрашты. Сүз ышанычлы һәм тоткарлыксыз энергия белән тәэмин ителеш мәсьәләләре һәм электр энергиясен тапшыруга чыгымнарны киметү мәсьәләләренә багышланды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

 

Сөйләшүдә шулай ук Татарстан Президентының ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Сергеев һәм республиканың эре предприятиеләре вәкилләре катнашты.

“СуперОкс” компаниясе 2006 елда оешкан. Ул 2 нче буын югары температуралы югары үткәргечле үткәргечләр җитештерү технологияләрен эшләп чыгаруга махсуслашкан. Үзенең электрофизик сыйфатлары исәбенә алар үзләренең характеристикасы ягыннан уникаль көчле кабельләр, трансформаторлар, генераторлар, магнитлар һ.б. ясарга мөмкинлек бирә. Компаниянең Россия һәм Япониядә җитештерү бүлекләре бар, ул үзенең эшчәнлеген дөнья күләмендә алып бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot