news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Әстерхан өлкәсе губернаторы белән хезмәттәшлек турында сөйләште

«Әстерхан өлкәсендә 60 меңнән артык татар яши, һәм бу — төбәкләр арасындагы гуманитар һәм эшлекле багланышларны үстерү өчен мөһим фактор», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Әстерхан өлкәсе губернаторы белән хезмәттәшлек турында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе Губернаторы Игорь Бабушкин белән очрашып, хезмәттәшлек турында фикер алышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу Казан Кремлендә узды. Игорь Бабушкин Казанга кыска сроклы эш сәфәренә килгән.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Әстерхан өлкәсе — илнең тиз үсүче төбәкләреннән берсе. Татарстан Президенты сүзләренчә, уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен нефть чыгару, нефть эшкәртү, машина төзелеше, автомобильләр һәм суднолар төзелеше кебек өлкәләр кызыклы.

«Әстерхан өлкәсендә 60 меңнән артык татар яши, һәм бу — төбәкләр арасындагы гуманитар һәм эшлекле багланышларны үстерү өчен мөһим фактор», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе Губернаторына ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгытуга игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен зур мөмкинлекләр барлыгына басым ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100