news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты "Справедливая Россия" партиясе рәисе Сергей Миронов белән очрашты

Очрашу ТР Министрлар Кабинетында үткәрелде

 (Казан, 30 август, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Справедливая Россия" партиясе рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасында "Справедливая Россия" фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында үткәрелгән очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, "Справедливая Россия" партиясенең региональ бүлеге рәисе Рушания Билгильдеева катнашты.

Яклар республика үсешенең социаль-икътисадый мәсьәләлре, кайбер программаларның гамәлгә ашырылуы, аерым алганда, шул исәптән күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү, гомуми белем бирү мәктәпләрен капиталь төзекләндерү программалары турында, балалар бакчалары төзү һәм башка социаль мәсьәләләр хакында сөйләштеләр, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100