news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты: Спортчыларның һәр җиңүе ил өчен бик мөһим

Рөстәм Миңнеханов Пхенчханда XXIII кышкы Олимпия уеннарында катнашкан республика спортчыларын бүләкләде.

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Пхенчханда XXIII кышкы Олимпия уеннарында катнашкан республика спортчылары белән очрашты.

Татарстан Президенты спортчыларны Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясаулары һәм спорт осталыкларын күрсәтүләре белән котлады.

Республика лидеры олимпиячеләргә спортчыларның теләсә-кайсы җиңүе ил өчен бик мөһим булуын җиткерде.

“Сезнең осталык бәрабәренә фигуралы шуу, чаңгы узышлары, сноуборд республикада яңа күтәрелеш алды. Без сезнең белән горурланабыз”, - дип әйтте Татарстан Президенты спорт осталыкларын күрсәтүләреннән канәгать калып.

“Республикада спортның олимпия төрләре, массачыл һәм профессиональ спорт үсешенә зур урын бирелә, спорт инфраструктурасы булдырыла, спортчыларга һәм тренерларга ярдәм күрсәтелә”, - диде республика лидеры.

Олимпия спортчылары, тренерлар һәм спорт федерациясе вәкилләре Татарстан Президенты кулыннан бүләкләр алды.

Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновка “Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте өлкәсе атказанган хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot