news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Сочида халыкара инвестицион форумның пленар утырышында катнашты

Анда катнашучылар алдында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев чыгыш ясады.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида XV халыкара инвестицион форумның пленар утырышында катнашты. “Дәүләт белән идарә итүнең яңа сыйфаты: үсеш өчен проектлар, яшәеш өчен проектлар” темасына уздырылган утырышта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Премьер билгеләп үткәнчә, бүген Россиядә икътисади һәм социаль мохитне үзгәртүгә ихтыяҗ бар, ә хакимиятнең бурычы – моңа булдыра алганча тиз һәм нәтиҗәле җавап бирү. “Болар барысы да бездән бөтенләй башкача якын килүне таләп итә, бүгенгечә әйтсәк, проектлы якын килүне. Ә ул барыннан да элек нәтиҗәлелеккә йөз тота. Теләсә кайсы дәрәҗәдәге бюджетның проектларга салынган һәрбер сумы күрсәтелә торган хезмәтләр, товарлар, инфраструктура сыйфатын яхшыртырга тиеш, проект кысаларында без чыгарган һәр норматив акт, депутатлар кабул иткән документлар билгеле нәтиҗә бирергә тиеш”, - диде ул.

Медведев сүзләренчә, кабул ителгән карарларның барысын да һәр төбәктә яңа депутатлар корпусы, төбәкләрдәге закон чыгару органнары, губернаторлар, шәһәр мэрлары һәм муниципаль хакимиятләр аша тормышка ашыру мөһим. Ул чыгышы вакытында искәртеп үткәнчә, илдә өстенлекле 11 юнәлеш билгеләнгән, алар социаль һәм икътисади тормышка кагыла. Шул исәптән сәламәтлек саклау һәм гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү, мәгариф һәм укырга теләгәннәр өчен укып булу мөмкинлеге, торак төзелеше һәм ипотека программалары, шәһәрдә уңайлы мохит булдыру, сыйфатлы юллар һ.б.лар.

Ил өчен мөһим булган мәсьәләләрдән Дмитрий Медведев моношәһәрләрне аерым телгә алды. “Тагын бер җитди тема – моношәһәрләр, - диде Россия Хөкүмәте башлыгы. – Өстенлекле проектлар элеккегедән килгән һәм илнең бөтен төбәкләрендә диярлек булган күп кенә мәсьәләләрне хәл итүгә йөз тота. Ләкин бу проблемалар аеруча кискен булган төбәкләр бар, - ул монопрофильле торак пунктлар. Эш юк, бизнес үсеше өчен преспективалар юк, шәһәрләрнең тотышы, кагыйдә буларак, гаять начар хәлдә. Ә бит моношәһәрләрдә илебезнең уннан бер өлеше яши, ягъни 15 миллион чамасы кеше. Һәм аларның тормышы нормаль, уңышлы гына булырга тиеш”, - диде Премьер-министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100