news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Сингапур сәүдә һәм сәнәгать министрын Татарстанга чакырды

Татарстан делегациясенең Сингапурга сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов белән Ко По Куна очрашты.

Татарстан Президенты Сингапур сәүдә һәм сәнәгать министрын Татарстанга чакырды
president.tatarstan.ru

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурга эш сәфәре кысаларында бу илнең сәүдә һәм сәнәгать министры, шул ук вакытта шәһәр-дәүләтләрнең илкүләм үсеш министры Ко По Куна белән очрашты һәм аны республикага чакырды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов кунакчыллык һәм Татарстан делегациясе өчен программа оештыру өчен рәхмәт белдерде. Татарстан җитәкчелеге ике ил мөнәсәбәтләре кысаларында Сингапур белән элемтәләрне үстерүгә зур игътибар бирә һәм төбәк дәрәҗәсендә процесста актив катнашырга омтыла диде ул.

«Без һәрвакыт сездән өйрәнергә, ә сез тәҗрибәгез белән уртаклашырга әзер», – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. Ул мисал итеп Сингапурда күптән эшли торган цифрлы сәнәгатьне китерде.

Сингапур сәүдә һәм сәнәгать министры Рөстәм Миңнехановка аның иленә югары бәя биргәне өчен рәхмәт әйтте, базарның һәм технологияләрнең глобаль үзгәреше «акыллы» икътисад һәм смарт җитештерү үсешен этәрә, диде.

Очрашу азагында алар бүләкләр алмаштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot