Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Сингапур Премьер-министры белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкчелегендә очрашуда катнашты
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында, Сингапур Премьер-министры Ли Сяньлун белән очрашуда катнашты. Ил башлыгы резиденциясендә узган очрашуда шулай ук Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров та бар иде.
Очрашу барышында Игорь Шувалов Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында узган Россия-Сингапур Хөкүмәтара комиссиясенең бишенче утырышының нәтиҗәләре турында Ли Сяньлунга хәбәр итте. И.Шувалов Россия белән Сингапур мөнәсәбәтләренең динамикасын билгеләде, аерым алганда, Сингапурның Россия төбәкләре белән багланышларын, шул исәптән Татарстан белән.
Ли Сяньлун, үз чиратында, алга таба да ике илнең төрле өлкәләрдәге хезмәттәшлеге уңышлы үсеп барачагына ышануын белдерде, һәм Сингапур җитәкчелегенең әлеге хезмәттәшлеккә ярдәм итәргә әзерлеген ассызыклады.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз