news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты «СIIF-2016» Шанхай халыкара сәнәгать ярминкәсе эше белән танышты

Ул бүген Шанхай илкүләм күргәзмәсе һәм конгресс-үзәге территориясендә тантаналы шартларда ачылды.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген 18 елга беренче тапкыр Россия ил-партнер буларак катнашкан «СIIF-2016» Шанхай халыкара сәнәгать ярминкәсе эше белән танышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге халыкара чарада катнашкан Россия делегациясенә РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров рәислек итүен, аңа предприятиеләр, хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары җитәкчеләре кергәнлеген искәртик.

Ярминкәне ачу тантанасы бүген Шанхай илкүләм күргәзмәсе һәм конгресс-үзәге территориясендә булды. Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата барган делегация әгъзалары күргәзмәдә катнашучыларның экспозицияләре белән танышты, аерым алганда, Мәскәү Хөкүмәте һәм “Саклык банкы”/”Сбербанк” ГАҖ стендлары белән дә.

Ярминкәдә Toshiba, TRUMPF, Huawei, Goldwind, CheryAutomobile, Shaanxi, Mitsubishi, Renault, Amada, Salvagnini, BoschRexroth, Omron, Intel, Hitachi, Eaton, Volvo, Porsche, Michelin, FANUC, Panasonic, Yamaha һ.б. сәнәгый лидерлар катнаша. Татарстан ягыннан «КАМАЗ» ГАҖ, «Казан вертолет заводы» ГАҖ, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ, «Алабуга» МИЗ, «Иннополис» МИЗ, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы һ.б.лар катнаша.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Сәнәгый партнёрлык: яңа мөмкинлекләр һәм проектлар» Россия-Кытай эшлекле форумын ачуда катнашты. Кунакларга һәм форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия министры Денис Мантуров мөрәҗәгать итте. Ул иң зур дискуссион мәйданчыкларының берсе булган әлеге форумда чыгыш ясау мөмкинлеге бирелгәне өчен рәхмәт белдерде һәм күргәзмәдә катнашучыларга уңышлы эшчәнлек теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100