news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты шәһәрләрдә буран нәтиҗәләрен оператив төстә бетерүне таләп итте

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларын җирле халык мөрәҗәгатенә кичекмәстән илтифат күрсәтергә чакырды.

Татарстан Президенты шәһәрләрдә буран нәтиҗәләрен оператив төстә бетерүне таләп итте

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика шәһәрләрендә буран нәтиҗәләрен оператив төстә бетерергә чакырды.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шулай дип белдерде.

«Һичшиксез, Президент без аңа оператив рәвештә тәкъдим итә торган материаллар, шулай ук кешеләрдән килә торган шикаятьләр хисабына да әлеге проблемадан хәбәрдар», - дип хәбәр итте Галимова.

Муниципаль берәмлек җитәкчеләренә торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре һәм юл комплексы эшен көчәйтү бурычы куелды.

«Чаллы һәм Казан мэрлары ишегалларын әйләнеп чыкты. Алар проблемаларның күбесенчә чистартылмаган юлларга кагылуын чыннан да таный. Әле бит трассаларны да кардан арындырырга кирәк, алар бездә бик күп, шулай ук ишегалларында башкарылырга тиешле эшләрне дә онытырга ярамый. Кызганыч ки, аларның сыйфаты кайбер кешеләр тарафыннан ризасызлык уята. Һәм, әлбәттә инде, биредә идарәче компанияләргә зур җаваплылык йөкләнгән», - дип искәртте Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100