news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан Президенты Сергей Гыймаевның вафаты уңаеннан кайгы уртаклашты
Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу сүзләре язылган телеграмманы легендар хоккейчы һәм комментаторның балаларына юллады.
Скопировать ссылку
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сергей Гыймаевның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Республика лидеры телеграмманы легендар хоккейчы һәм комментаторның балаларына юллады.
«Хөрмәтле Сергей Сергеевич һәм Анастасия Сергеевна! Зур югалту – әтиегез, Сергей Наил улы Гыймаевның вафаты уңаеннан тирән кайгыгызны уртаклашам. Берничә тапкыр илнең иң яхшы сакчысы дип табылган талантлы уенчы, күп кенә чемпионнар тәрбияләгән Россиянең атказанган тренеры, профессиональ комментатор гомере буе яраткан эшенә тугры калды һәм барлык өлкәләрдә дә сизелерлек уңышларга иреште. Аның үлеме – Россия спорты, миллионлаган россиялеләр өчен зур югалту», – диелә Татарстан Президенты юллаган телеграммада.
«Мин аны шәхсән белә идем. Аның белән бозда берничә мәртәбә очраштык. Әлеге акыллы, талантлы, күп нәрсәне күргән кеше белән уйнавы һәм аралашуы җанга рәхәтлек бирә иде. Чын йөрәктән тирән кайгыгызны уртаклашам. Әлеге кайгылы көннәрдә рухи көч, батырлык һәм түземлелек телим», – дип язган Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot