news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты «Сбербанк»ның яңа офисы белән танышты

Рөстәм Миңнеханов өчен иң заманча җиһазлар белән алга киткән технологияләр кулланып ясалган бина буенча экскурсия оештырылды.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүгә килде. Биредә ул «Сбербанк»ның яңа офисын карады, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов өчен иң заманча җиһазлар белән алга киткән технологияләр кулланып ясалган бина буенча экскурсия оештырылды.

Аннан соң Рөстәм Миңнеханов «Сбербанк»ның идарә рәисе һәм президенты Герман Греф белән очрашты. Ике як киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алышты.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot