news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты сайтында Эшмәкәрлек буенча совет онлайн-трансляциясен карап була

Эшмәкәрлек буенча советның киңәйтелгән утырышы сәгать 10да башлана.

(Казан, 15 август, “Татар-информ”). Татарстан Президенты карамагындагы Эшмәкәрлек буенча советның киңәйтелгән утырышының онлайн-трансляциясе бүген, 15 августта, республика лидеры сайтында оештырыла.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Утырыш “Пирамида” комплексында сәгать 10да башлана.

Трансляцияне Татарстан Президенты сайтының баш битендә www.president.tatarstan.ru сылтамасы белән карап була.  

news_right_1
news_right_2
news_bot