Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Санкт-Петербургтагы даими вәкил итеп кабат Р.Вәлиуллинны билгеләде
Ренат Вәлиуллин әлеге вазифада 2015 елның апреленнән эшли башлаган.
(Казан, 26 март, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ренат Вәлиуллинны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле итеп яңа срокка билгеләде. Бу хакта Указ 24 мартта Татарстан Президенты сайтында чыккан.
Ренат Вәлиуллин Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле итеп 2018 елның 2 апреленнән яңа өч еллык срокка билгеләнгән. Ул әлеге вазифада 2015 елның апреленнән эшли башлаган булган.
Ренат Вәлиуллин 1972 елда Татарстанның Арча районында туган. Филология фәннәре кандидаты, өч монография, алты язма авторы. Өйләнгән, бер ул тәрбияли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз