news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Санкт-Петербургта Үзәк хәрби-диңгез музеенда булды

Музей директоры Руслан Нехай Рөстәм Миңнехановка уникаль экспонатлар турында сөйләде, павильоннарны күрсәтте.

Татарстан Президенты Санкт-Петербургта Үзәк хәрби-диңгез музеенда булды
http://tatarstan.ru/

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби-диңгез музеенда булды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Үзәк хәрби-диңгез музее - Россиядә һәм дөньяда иң өлкән диңгез музее һәм тарихи-мәдәни мирас объекты. Өч гасырлык тарихында музейда флот тарихы турында гаять күп кыйммәтле тарихи экспонатлар тупланган. Фондларда 700дән артык экспонат бар, шул исәптән 13 мең корабль техникасы, 11 меңнән артык корал, 62 меңнән артык сәнгать әсәрләре. Шулай ук музейда иң бай корабль модельләре коллекциясе бар.

Музей директоры Руслан Нехай Рөстәм Миңнехановка уникаль экспонатлар турында сөйләде, павильоннарны күрсәтте. "Бик кызыклы музей, гаять бай экспозиция, - диде ТР Президенты. - Без Казанда Адмиралтейство бистәсен төзекләндерәбез. Бу эштә сезнең тәҗрибәгез бик файдалы. Татарстанның да Зеленодольск суднолар төзү заводына бәйле суднолар төзү тарихы бар". Руслан Нехай хезмәттәшлек итүгә әзер булуларын искәртте.  

news_right_1
news_right_2
news_bot