Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Санкт-Петербургка эш сәфәренә килде
Рөстәм Миңнеханов ремонттан соң яңартылган Татар мәдәни үзәгендә булачак һәм татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашачак.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Санкт-Петербургка килде.
Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургның Тау университетында булачак, анда Татарстанда минераль-чимал комплексы өлкәсендә Төбәк компетнцияләр үзәге булдыру турындагы килешүгә имза кую планлаштырыла.
Моннан тыш, Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов белән эшлекле очрашу планлаштырылган.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ремонттан соң яңартылган Татар мәдәни үзәгендә булачак һәм татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз