news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты салым түләмәүчеләрне штрафлар белән куркытмаска кушты

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, кешеләргә закон кысаларында салым түләп эшләү хәерлерәк икәнлеген аңлату зарур.

Татарстан Президенты салым түләмәүчеләрне штрафлар белән куркытмаска кушты
president.tatarstan.ru

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов салым түләүдән тайпылучы гражданнарга штраф салу белән килешмәвен әйтте. “Кешеләрне куркытырга кирәкми”, - диде ул ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә.

Президент сүзләренчә, үз эше белән шөгыльләнүчеләрне штраф белән куркытканчы, закон кысаларында салым түләп эшләү хәерлерәк икәнлеген аңлату зарур. Федераль Салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллинга бу юнәлештә эшне көчәйтергә кушты.

“Кешеләрнең ышануы кирәк. Алайса аларны штрафлар белән куркыта башлаганнар. Алай янаулар кирәкми дип уйлыйм. Закон әле эшли дә башламаган, ә кешеләрне инде куркыталар”, - ди Рөстәм Миңнеханов.

  • Үзмәшгуль кешеләр өчен салым экспериментын 2019 елда башларга җыеналар. Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга һәм Татарстан сынау төбәкләре итеп билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot