news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Салават Фәтхетдиновны юбилее белән котлады
Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Скопировать ссылку
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Алия Сабирова). Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Салават Фәтхетдиновның 50 яшьлек юбилеена багышланган концерт узды.
Юбилярны котларга Татарстан Президенты белән Сәкинә ханым, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан мэры Илсур Метшин, Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре килгән иде.
Бәйрәм чарасында шулай ук Салават Фәтхетдиновның әнисе, аның гаиләсе, туганнары һәм якыннары да бар иде.
Юбилярның концертында татар һәм башкорт эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады. Концертта төрле уен-көлкеләр һәм мәзәкләр дә яңгырады.
Татарстан Президенты Татарстанның халык артистын котлап: “Салават дөньяның төрле почмагында яшәүче татарлар ярата һәм хөрмәт итә торган артист”, - дип билгеләп үтте.
Республика Илбашы фикеренчә, артист өчен иң зур бәхет - зал тутырып тамашачылар җыю, күпсанлы концертлар уздыру һәм иҗатыңа карата тамашачыларның хөрмәтен тою: “Иң яхшы бүләк – синең тамашачыларың, ә алар бүген зал тулы”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
Ул Салават Фәтхетдиновка бай иҗаты өчен рәхмәт белдерде һәм аңа, аның гаиләсенә сәламәтлек, уңышлар теләде.
Салават Фәтхетдинов 1960 елның 10 гыйнварында Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач Стәрлетамак мәдәни агарту училищесында белем алган, берничә ел клуб мөдире булып эшләгән. Аннары Казан мәдәният институтының режиссерлар әзерләү бүлегенә укырга керә һәм 1989 елда тәмамлый. Шул ук елны “Татар җыры-89” конкурсы лауреаты була. Салаватка “Россия Федерациясенең атказанган артисты”, “Татарстан Республикасының халык артисты” исемнәре бирелә, Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге премияләр лауреаты була. Моннан тыш, юбиляр автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры титулына да ия.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2