news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты сәламәтлек саклау өлкәсендәге мөһим бурычны әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында сәламәтлек саклау өлкәсендәге мөһим бурычны әйтте. Бүген ул парламентның 35 нче утырышында парламентарийларга мөрәҗәгате белән чыкты.

«Сәламәтлек саклау өлкәсендә элеккечә үк өстенлекле сорау булып сәламәт балалар туу һәм сәламәт аналар мәсьәләсе тора. Бу юнәлештә мөһим проект буларак киләсе елда 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең бала тудыру йорты базасында заманча перинаталь үзәк ачылышы ниятләнә», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент әйтүенчә, хроник чирләре булганнарга диспансеризация оештыру мәсьәләләре аерым игътибар сорый. «Җирле үзидарә органнарына медицина оешмаларына тикшерүләр уздыруда мөмкин кадәр теләктәшлек күрсәтү зарур», - диде.

«Сәламәтлек культурасы күнекмәләрен формалаштыручы профилактика чараларына йөз тотарга кирәк. Спорт инфраструктурасы, спорт чаралары да шул эшкә мөмкинлек бирә», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot