news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Саксония Премьер-министрын туган көне белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Саксония Ирекле дәүләте Премьер-министры Станислав Тиллихка туган көне уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саксония Ирекле дәүләте Премьер-министры Станислав Тиллихка туган көне уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде.
“Хөрмәтле Станислав Тиллих әфәнде!
Сезне туган көнегез белән котлыйм. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, Саксония халкы бәхете өчен алып барыла торган җаваплы эшчәнлегегездә иминлек һәм уңышлар телим.
Форсаттан файдаланып, Татарстан белән Саксония арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә дустанә мөнәсәбәттә һәм ачык позициядә булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Безнең төбәкләрнең хезмәттәшлеге нәтиҗәле һәм ике як өчен дә файдалы булсын һәм Россия – Германия партнерлыгын ныгыту өчен барысын да эшләргә омтылабыз. Безнең арада урнашкан яхшы шәхси  мөнәсәбәтләр минем өчен кадерле, ул Татарстан – Саксония элемтәләрен киңәйтүдә яңа адымнар ясау өчен ныклы нигез булыр дип ышанам”, - диелгән ТР Президенты сайтында дөнья күргән телеграммада.

news_right_1
news_right_2
news_bot