news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Саба һәм Арча районнарына сәфәр кыла

Саба районында аны ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Рәис Миңнеханов озатып йөрде

(Саба районы, 8 декабрь, “Татар–информ”, Сергей Семеркин). Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Саба һәм Арча муниципаль районнарына сәфәр кыла. Саба районында аны ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Рәис Миңнеханов озатып йөрде.
Республика башлыгы Югары Шытсу сөт комплексын карады. Марат Әхмәтовның сүзләренә караганда, әлеге комплексның төп өстенлеге – чыгымнарны тиз каплавында. Проектны гамәлгә ашыру нибары 50 миллион сумга төшкән. ТР Президенты бозаулар читлеге белән танышканда, терлекләрне салкын алым белән үстерү үзен аклады дип ассызыклады. Бозаулар салкында сәламәт булып үсә.
Искәртеп узабыз, Саба районы соңгы елларда терлекчелекне үстерүдә шактый алга китте. 2009 елда сөт җитештерү 1999 ел белән чагыштырганда ике тапкыр артты һәм 30,4 мең тонна тәшкил итте. Ит җитештерү исә 5,4 тапкыр артып 8 мең 828 тоннага җитте. Бер сыердан савып алынган сөтнең күләме 6120 килограмм тәшкил итте.
Татарстан Президенты милекне теркәү буенча барлык хезмәтләр бер урында тупланган “бер тәрәзә” үзәгендә булды. Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, “бер тәрәзә” принцибы халык өчен теркәү хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыра. Дәүләт хезмәтләренең сыйфатын яхшырту – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.
Республика башлыгы Саба аграр көллиятендә булды, анда бүгенге көндә 13 белгечлек буенча 582 укучы белем ала. Көллиятнең спорт комплексында җирле җитештерүчеләрнең тауарлары урын алган күргәзмә оештырылган иде.
Татарстан Президенты капиталь ремонт үткәрелгән Саба үзәк район хастаханәсе корпусын карады. 2009 елның 9 аенда хастаханә 99 мең кешене кабул иткән.
ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов 2009 елда Татарстан Республикасында “Сәламәтлек” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру хакында бәян итте. Аның сүзләренә караганда, эш 15 юнәлештә алып барылган, программаның еллык бюджеты 2,5 миллиард сум тәшкил иткән. Татарстанда югары технологияле медицина үзәкләре челтәре булдырыла. Бер ел эчендә 18 мең 344 кеше югары технологияле медицина ярдәме алган.
Саба районында булганнан соң Татарстан Президенты Арча районына юл тотты.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100