Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты: Сөт савымы күрсәткечләрен ике млн тоннага җиткерә алмыйбыз
Марат Җәббаров быел республикада 1 млн 980 мең тонна сөт җитештерү бурычы куелганын әйтте.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республикада сөт савымы күрсәткечләре буенча динамика бар, ләкин ул күпкә зуррак була алыр иде.
Ул элекке авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып эшләгән Марат Әхмәтовка мөрәҗәгать итеп: «Марат Готович, кайчаннан бирле 2 млн тонна сөт турында сөйлибез, һаман 2 млн тоннага җитә алмыйбыз», — диде министрлыкның коллегия утырышында.
Рөстәм Миңнеханов хәзерге министр Марат Җәббаровтан быел күпме сөт җитештерү ниятләнгәнен сорады. «1 млн 980 мең тонна булыр дип планлаштырабыз, шундый бурыч куябыз», — диде Җәббаров.
«Аны күптән планлаштырабыз бит инде», — диде Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз