news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Ростов өлкәсе губернаторына, авиаһәлакәткә бәйле рәвештә, кайгы уртаклашуын белдерде

Самолет һәлакәтендә 62 кешенең гомере өзелде

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростов-на-Донудагы авиаһәлакәткә бәйле рәвештә, Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубевка кайгы уртаклашуын белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

"Хөрмәтле Василий Юрьевич! Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән Ростов-на-Дону шәһәре аэропортында самолет һәлакәте нәтиҗәсендә кешеләр үлүгә бәйле рәвештә кайгыгызны уртаклашам. Чын күңелдән кайгырабыз, авиаһәлакәттә һәлак булучыларның туганнары һәм якыннары белән бу фаҗига ачысын һәм төзәтеп булмаслык югалту ачысын уртаклашабыз. Бу авыр көннәрдә ныклык һәм сабырлык сезгә", - диелгән ТР Президенты телеграммасында.

Искәртеп узабыз: "FlyDubai" авиакомпаниясенең "Boeing-737-800" пассажир самолеты бортында 62 кеше булган. Самолет Дубайдан рейс кылган. Бүген иртәнге 3.42дә Ростов-Дон аэропортында  һава торышы катлаулы шартларда һава судносы һәләкаткә юлыккан.  

news_right_1
news_right_2
news_bot