news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәдәният министрлыгы эшчәнлеген уңай бәяләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәдәният министрлыгы эшчәнлеген уңай бәяләде
Рамил Гали

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышындагы чыгышын яхшы доклад өчен мәдәният министры Ирада Әюповага рәхмәт сүзләреннән башлады.

«Мәдәният үсеше – дәүләт һәм гражданлык җәмгыятен ныгыту, милләтара тынычлык саклау һәм яшь буынны тәрбияләү өчен әһәмиятле ресурсларның берсе. Мәдәният учреждениеләре гражданнарның рухи үсешенә ярдәм итәргә тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.

«Үткән ел мәдәният тармагында инфраструктура үсеше өчен 2,5 млрд сумнан артык акча бирелде. «Мәдәният» илкүләм проектының федераль максатчан күрсәткечләренә ирешелгән. Мәдәният объектларына федераль һәм республика бюджетыннан проект-реставрация-ремонт эшләренә финанслар күләме 4 млрд сумнан артык», – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов биналарны эксплуатацияләгәндә барлык иминлек кагыйдәләре төгәл үтәлергә тиешлеген ассызыклады.

«Матур диварлар гына әһәмиятле түгел. Иң мөһиме – мәдәният объектлары буш булмасын. Алар кешеләрнең мәдәни һәм рухи үсешенә юнәлдерелгән эчтәлек белән тулсын иде. Без бина төзербез ул. Ә белгечләр булмаса теләгән нәтиҗә булмаячак», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ярдәм өчен федераль коллегаларына рәхмәтләрен җиткерде. «Элек мондый дәрәҗәдә ярдәм булганы юк иде. Безнең республикадагы мәдәни объектлар өчен федераль министрлыклар да, депутатлар да тырыша», – диде ул.

Татарстан Президенты ил җитәкчелегенә «Пушкин картасы» кебек әһәмиятле проект өчен рәхмәт сүзләре әйтте. «Безнең кайбер муниципалитетларның активлыгы җитмәве дә әйтелде. Бу яшь буынны тәрбияләү. Игътибар итсәк иде», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының милли колоритны популярлаштыру елы булырга тиешлеген ассызыклады. «Барлык милләтләр дә үз мәдәниятен һәм үзтәңгәллеген сакларга тиеш», - диде ул.

Президент быел удмурт милли бәйрәмендә катнашырга тырышачагын әйтте. Чөнки аның алдыннан гына «Инвожо» удмурт халык фольклор ансамбле хормейстеры Владимир Әхмәтов Президентны Татарстанда торгызылган «Гырон Быдтон» удмурт милли бәйрәменә чакырды. «Быел ул Кукмара районының Нырья авылында узачак. Рәхим итегез!» - диде.

«Буыннан-буынга күчеп килгән рухи хәзинәләрне, туган телне, гореф-гадәтне, мәдәни мирасны, тарихны өйрәнүгә һәрвакыт аерым игътибар бирелергә тиеш», – дип дәвам итте Президент чыгышын.

«Безнең эшләп җиткермәгән урыннар да, җитешсезлекләребез дә бардыр. Мәскәүдән килгән министр алдында без сезне тәнкыйтьләмибез. Ул сезнең эшегезгә югары бәя бирде. Мин бүген ул позиция белән килешәм. Зур эш эшләнә», – диде ул.

Президент чыгышыннан соң дәүләт бүләкләре тапшырды. Рөстәм Миңнеханов кулыннан дәрәҗәле исемнәрнең билгеләрен кабул итеп алучылар арасында шагыйрь Ләис Зөлкарнәй, җырчылар Алинә Шәрипҗанова белән Филүс Каһиров һәм башкалар бар иде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы «Казан Экспо» залында узды.

Коллегиядә чакырылган кунаклардан Мәскәү Хөкүмәте министры, Мәскәү шәһәренең мәдәният департаменты җитәкчесе Александр Кибовский, «Роскультцентр» директоры Марина Абрамова, Россия мәдәният министры урынбасары Владимир Осинцев һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100