news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Россиянең Сенегалдагы Илчесе белән очрашты

Алар Татарстан белән Сенегал арасындагы эшлекле элемтәләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Татарстан Президенты Россиянең Сенегалдагы Илчесе белән очрашты
https://tatarstan.ru

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Сенегал Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Кураков белән очрашты.

Әңгәмә барышында яклар Россия-Сенегал мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Сенегал арасындагы эшлекле элемтәләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Сенегал белән хезмәттәшлек итәргә тели. Перспектив юнәлешләр арасында — машина төзелеше, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, инновацион тармаклар.

Дмитрий Кураков бу эштә кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Газинур Бакиров катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot