news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан Президенты Россиянең рәсми делегациясе составында Киевта
РФ делегациясенең ике көнлек визиты барышында Россия-Украина дәүләтара комиссиясенең өченче утырышын үткәрү планлаштырылган
Скопировать ссылку
(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведевның Украинага визиты кысаларында Россиянең рәсми делегациясе составында Киевта.
Россия Федерациясе башлыгы Киевка Виктор Янукович чакыруы буенча бара, дип хәбәр итә kremlin.ru сайты. Ике көнлек визит (17-18 май) барышында Россия-Украина дәүләтара комиссиясенең өченче утырышын үткәрү планлаштырылган.
Моннан тыш, Россия һәм Украина Президентлары тарафыннан, аерым алганда, атом энергетикасы һәм авиатөзелеш өлкәсендә икътисади хезмәттәшлек турында берничә килешүгә кул кую күздә тотыла.
Бүген Киевта Украина һәм Россия Федерациясе Президентлары Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды.
Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2010 елның 11 маенда Украина Премьер-министры Николай Азаров белән очрашты. Яклар автомобиль, авиатөзелеш, шулай ук нефть эшкәртү тармакларына бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot