news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Россиядә Туризм министрлыгы оештырырга тәкъдим итте

Әлеге тармакта мөстәкыйль хакимият органнары Идел буе федераль округының ике төбәгендә (Татарстан Республикасы һәм Саратов өлкәсе) генә бар.

Татарстан Президенты Россиядә Туризм министрлыгы оештырырга тәкъдим итте
Рамиль Гали

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә аерым Туризм министрлыгы оештыру зарурлыгы турында белдерде. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советта шул хакта билгеле булды.

«РФ Президенты Указы нигезендә туризм өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру функциясе Мәдәният министрлыгыннан Россия Икътисади үсеш министрлыгына тапшырылган. Зур үсеш кичергән күп кенә илләр үрнәгендә аерым Туризм министрлыгы булдыру ихтыяҗы туды дип уйлыйбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Идел буе федераль округы төбәкләрендә туризм өлкәсендә дәүләт идарәсе функцияләрен башкара торган органнарның вәкаләтләре һәм дәрәҗәләре төрле ведомстволарга таратылган. Әлеге тармакта мөстәкыйль хакимият органнары ике төбәктә (Татарстан Республикасы һәм Саратов өлкәсе) генә оештырылган.

Калган субъектларда исә бу тармакның үсешенә министрлыклар һәм алар карамагындагы учреждениеләр җаваплы.

«Без бүгенге көндә туризмның төбәкләребезнең икътисади үсеше өчен перспективалы юнәлеш икәнлеген аңларга тиеш. Аның гаять зур потенциалы бар, ул бездән кеше һәм финанс ресурслары таләп итә», - дип сүзен йомгаклады ТР Президенты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100