Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Россия төбәкләреннән килгән татар бизнесменнары белән очрашты
"Татарстанның эшлекле партнерлары" форумына Россиянең 57 төбәге, шулай ук Кытай һәм Төркия бизнесменнары җыелган
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстанның эшлекле партнерлары" форумы делегатлары белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда вице-премьер - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, вице-премьер - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республика сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы Талия Миңнуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.
"Татарстанның эшлекле партнерлары" форумына Россиянең 57 төбәге, шулай ук Кытай һәм Төркиядән татар иҗтимагый оешмалары тормышында актив катнашучы бизнесменнар килгән. Форум делегатларын сәламләп, Татарстан Президенты аларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. "Бөтендөнья татар конгрессы өчен сез - җитди терәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров эшлекле партнерларның бөтен илдә татарларның мәдәни һәм башка чараларына ярдәме буенча эшчәнлекләрен сөйләде. Ә бизнесменнар, үз чиратларында, республика белән эшлекле, мәдәни хезмәттәшлеккә кагылышлы сораулар бирде, тәкъдимнәрен җиткерде.
Татарстан Президенты тәкъдимнәрне хуплады һәм профильле министрлыкларга аларны җентекләп эшләп бетерерүне йөкләде. Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләрендә татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу эшенең әһәмиятен тагын бер кат ассызыклады һәм форум делегатларына бу эшкә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз