Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясендә катнашты
Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясе катнашучылары сәүдә-икътисад үсеше һәм инвестицион хезмәттәшлек буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты.
(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурда, Россия Федерациясе субъектларының Сингапур белән үзара икътисади хезмәттәшлек проблемалары буенча төп чыгыш ясаучы булды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясенең 9 утырышы катнашучылары Россия белән Сингапур арасындагы сәүдә-икътисад үсеше һәм инвестицион хезмәттәшлек буенча актуаль сорауларны карады.
Үз чыгышы вакытында Рөстәм Миңнеханов ике ил җитәкчелегенең ярдәме белән күп өлкәләрдә элемтәләр үстерү эше баруын билгеләп үтте. Шулай ук ул быел ике ил арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 50 ел тулачагын да белдерде.

Хәзерге вакытта Татарстан һәм Сингапур арасында эшчәнлекнең төрле тармаклары буенча документларга кул куелган. Ике якның берничә министрлыгы һәм ведомстволары белән үзара хезмәттәшлек үсә. Моннан тыш, республика Сингапур белән нефтехимия һәм нефть эшкәртү тармагы, махсус икътисади зоналар, эшлекле һәм торак инфраструктурасы, авыл хуҗалыгы үсеше буенча да хезмәттәшлек итә.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2017 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Сингапур арасындагы товар әйләнеше өч тапкырга арткан һәм якынча 140 миллион долларны тәшкил иткән. Ул шулай ук Ли Куан Ю Бөтендөнья шәһәр премиясенең махсус номинациясендә Казанга бүләк бирелүен дә әйтте. Бүләкләү тантанасы Сингапурда Бөтендөнья шәһәрләр очрашуы вакытында булды.

“Татарстан башкаласы эшчәнлеген шулай югары бәяләгәнегез өчен рәхмәт”, - дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Татарстан Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз