news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Россия Саклану Министрына кайгынамә телеграммасы юллады

Кара диңгез өстендә Россия очкычының котычкыч һәлакәткә очравы безнең йөрәкләрдә тирән яра һәм тетрәнү калдырды, диелә телеграммада.

 (Казан, 25 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТУ-154 очкычының һәлакәткә очравына бәйле рәвештә Россия Саклану министры Сергей Шойгуга кайгысын уртаклашып, телеграмма юллады, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

"Кара диңгез өстендә Россия очкычының котычкыч һәлакәткә очравы безнең йөрәкләрдә тирән яра һәм тетрәнү калдырды. Бик күп яхшы гаиләләргә, шул исәптән Татарстан гаиләләренә дә, чын кайгы килде. Яшь һәм талантлы кешеләрнең, артистларның, журналистларның һәм хәрбиләрнең гомере яңа омтылыш вакытында өзелде, аларның гомере озын һәм матур була алыр иде.

Саклану Министрлыгында эшләүчеләргә, һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен тапшыруыгызны үтенәм.

Кайгырабыз һәм беркайчан да онытмабыз!", - диелә кайгынамә телеграммасында.

Искәртеп үтәбез: бүген иртән Сочидан Сүриягә юл алган “Ту-154” самолеты радарлардан югалган, ул Кара диңгезгә килеп төшкән булган. Оборона министрлыгы очкычында 85 пассажир һәм экипаждан 8 кеше булганлыгы билгеле. 

news_right_1
news_right_2
news_bot