news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Россия һәм Төркиянең иң югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлек советы утырышында катнашты

Әнкарада Россия һәм Төркия югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлек советының киңәйтелгән утырышы узды

(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Төркия Республикасы Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган рәислегендәге  Россия һәм Төркия иң югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлек советының Анкарада уздырылган киңәйтелгән утырышында катнашты.

Россия һәм Төркия башлыклары сөйләшүләре барышында күп кенә мәсьәләләр буенча килешүләргә ирешелде.

РФ һәм Төркия хөкүмәтләре сәүдә һәм инвестицияләрне стимуллаштыру, югары технологияләр һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү буенча тәкъдимнәр әзерлиләр.

«Без Эрдоган әфәнде белән илләребез хөкүмәтләренең үзара сәүдә агымнарын стимуллаштыру буенча конкрет чаралар эшләве турында килештек», — диде В.Путин матбугат конференциясендә.

России Президенты билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлекнең мөһим юнәлеше – энергетика. Россия дәүләте башлыгы искәртеп узганча, Россия – Төркия базарын ягулык белән тәэмин итүче иң эре экспортчы, ул газ гына түгел, шулай ук нефть һәм нефть продуктларын да җибәрә.

«Без 2020 елга илләребез арасында товар әйләнешен 100 миллиард долларга җиткерергә дип сөйләштек», — дип белдерде матбугат конференциясендә Төркия Республикасы Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган. Төркия башлыгы билгеләп үткәнчә, 2013 елда ике арада товар әйләнеше 32 миллиард доллар булды.

Россия белән Төркия милли валюталардагы сәүдәне киңәйтәчәкләр.

«Милли валюталарда сәүдәне киңәйтү бик мөһим дип саныйм. Моңа төрле яклап омтылачакбыз һәм Төркиядәге, шулай ук Россиядәге тиешле финанс учреждениеләре эшен хупларга тырышачакбыз», — диде РФ Президенты Владимир Путин.  

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100