Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Россия икътисадына багышланган лекция тыңлады
Чара дәүләт хезмәткәрләрен “Цифрлы икътисад шартларында нәтиҗәле идарә итү”гә укыту программасы кысаларында оештырылды.
(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия халык хуҗалыгы һәм Россия Президенты карамагындагы дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мауның заманча Россия икътисады сәясәтенә багышланган лекциясен тыңлады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара Болгарда республика дәүләт органнары җитәкчеләрен һәм муниципалитет башлыкларын “Цифрлы икътисад шартларында нәтиҗәле идарә итү”гә укыту программасы кысаларында оештырылды.
Курслар өч көн дәвам итте. Анда катнашучылар лекцияләр тыңлады һәм төбәк идарәсе, икътисад һәм лидерлык өлкәсендә эшләүче халыкара экспертлар һәм практиклар белән очрашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз