news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Россия Генераль прокуроры белән очрашты

Яклар республикада хокук саклауны тәэмин итү һәм ныгыту өлкәсендә алга таба багланышлар турында сөйләште.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Генераль прокуроры Юрий Чайка белән очрашты. Чара Татарстан Президенты резиденциясендә Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә Прнезидентның матбугат хезмәте.

Искәртик, Юрий Чайка Казанда Коррупциягә каршы көрәш буенча дәүләтара советның чираттагы утырышын уздырды.

Рөстәм Миңнеханов берничә ил катнашында Советны уздыру урыны итеп Казанны сайлау өчен рәхмәт җиткерде. Юрий Чайка үз чиратында чараны оештыру югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады.

Яклар шулай ук республикада хокук саклауны тәэмин итү һәм ныгыту өлкәсендә Татарстан җитәкчелеге белән прокуратура органнары арасында алга таба багланышлар турында сөйләштеләр.

Шулай ук Юрий Чайка мәртәбәле кунаклар китабында язу калдырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot