news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Россия энергетика министры белән Зәй ГРЭСы турында фикер алышачак

Очрашу Мәскәүдә “Россия энергетика атналыгы” халыкара форумы кысаларында уза.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Энергетика министры Александр Новак белән Зәй ГРЭС реконструкциясе проекты турында фикер алышырга планлаштыра. Очрашу Мәскәүдә “Россия энергетика атналыгы” халыкара форумы кысаларында уза. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Хөкүмәтендә хәбәр иттеләр.

Сөйләшүләрдә Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министры Альберт Кәримов, “Татэнерго” АҖ генераль директоры Раузил Хаҗиев катнаша. Россия Энергетика министрлыгы башлыгы белән очрашудан соң Татарстан Президенты “Нефть, газ, химия дөнья базарында нинди стратегия уңышка китерә?” темасына дискуссиядә катнаша.

  • 1976 елда файдалануга тапшырылган Зәй ГРЭСы һәркайсы 200 МВт куәтле 12 блоктан тора. Бүгенге көндә ГРЭС блокларының куәте искергән һәм ягулыкны күп кулланып, өлешчә генә эшли. 

news_right_1
news_right_2
news_bot