news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Россия - Берләшкән Гарәп Әмирлекләре комиссиясе эшендә катнаша

Форум кысаларында Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре компанияләренең уртак проектлары турында сөйләшү планлаштырыла.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәтара Россия – Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең сәүдә, икътисад һәм техник хезмәттәшлек буенча комиссиясе утырышында катнашачак. Республика лидеры бүген шул максат белән Россия делегациясе составында Абу-Дабига эш сәфәре белән килде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җиткерә.

Комиссия утырышы Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендә узачак. Анда Россия төбәкләре һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең авиация, автомобиль төзелеше, IТ-технологияләр, нефть, газ, химия, энергетика һ.б өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары буенча фикер алышачаклар.

Татарстан Президенты “Россия-Берләшкән Гарәп Әмирлекләре: эшлекле хезмәттәшлек перспективалары” бизнес-форумында катнашачак. Форум кысаларында Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре компанияләренең уртак проектлары турында сөйләшү планлаштырыла.

Эш сәфәрендә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисад вәкиле Тимур Хәйретдинов, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров, «А.М. Горький ис. Яшел Үзән суднолар төзелеше заводы» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов һәм башкалар озатып йөри.

Белешмә өчен:
Хөкүмәтара Россия – Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең VII утырышы кысаларында авиация, автомобиль, радиоэлектроника сәнәгате, судно төзелеше, мәгълүмат һәм телекоммуникацион технологияләр, нефть, газ җиһазлары һәм яңартыла торган энергетика, кадрлар әзерләү һәм белгечләр алмашу, фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструктор эшләре өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары буенча фикер алышу планлаштырыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100