news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты «Росатом» башлыгы Алексей Лихачев белән очрашты

Дәүләт корпорациясе җитәкчесе Алексей Лихачев VII «Яшь профессионаллар» Илкүләм чемпионаты финалында катнашу өчен Казанга килде.

Татарстан Президенты «Росатом» башлыгы Алексей Лихачев белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачевны кабул итте. Очрашуда WorldSkills-2019 чемпионатына әзерлек хакында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөньякүләм чемпионатына әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты, шулай ук WorldSkills International халыкара хәрәкәте операторы - «Яшь профессионаллар» берлеге белән актив хезмәттәшлек итә», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Моннан алдагы очрашуларда билгеләп үтелгәнчә, «Росатом» дәүләт корпорациясе база ярышларына гына түгел, WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының көн тәртибен оештыруга да ярдәм күрсәтә.

Шунысын да искәртик: бу көннәрдә Казанда VII «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» Илкүләм чемпионатының финал ярышлары уза.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100