Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты РКБ перинаталь үзәгенең яңа корпусында Маловлар гаиләсен котлады
Яңа туган София - гаиләдә өченче бала
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Республика клиник хастаханәсе пренаталь үзәгенең яңа корпусында булды. Анда ул операцион блокны, индивидуаль бала табу залларын һәм әни һәм бала палатасын күздән кичерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Президент Рөстәм Миңнехановны әлеге объектта ТР вице-премьеры Васил Шәйхразиев, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Яңа үзәктә вакытыннан алда туган сабыйларга һәм патологияле аналарга югары технологияле һәм махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтеләчәк, биредә андый мөмкинлек биргән заманча җиһаз куелган, диде министр Гадел Вафин. Аның сүзләренчә, яңа корпуста балаларны 10 заманча индивидуаль залда таптырачаклар, аларда бала туганда әти кешеләрнең дә, туганнарының да булу мөмкинлеге каралган. Корпус 195 ятакка исәпләнгән. Бәби тапканнан соңгы бүлеккә 70 ятаклык урын әзерләнә, алар ике катка урнаша һәм бала белән әнисенең бергә булуын күздә тотып эшләнә. Яңа туган балалар өчен реанимация бүлеге 16 урынга исәпләнгән, заманча аппаратлар белән тәэмин ителгән. Неонаталь мониторлар үзәк станциягә тоташтырылган, алар 16 сабыйның хәлен бер үк вакытта белү мөмкинлеге бирә. Аннары бәләкәй пациентлар яңа туганнар патологиясе бүлегенә күчерелә.

Яңа объекттан Рөстәм Миңнеханов перинаталь үзәкнең гамәлдә булган блогына күчте. Анда Юлия Малова белән аның кызы Софияне өйләренә кайтарып җибәрү тантанасы булды. Татарстан Президенты Маловлар гаиләсен өченче бала туу вакыйгасы белән котлады һәм ныклы сәламәтлек теләде.
Искәртеп үтик: әлеге медицина объектын төзү эшләре моннан 2 ел элек башланган иде. Яңа заманча перинаталь үзәк Россиядә быел ачарга планлаштырылган 32 шундый учреждениенең берсе булып тора. Хәзер биредә бөтен төзү-мантажлау эшләре ахырына якынлашкан, соңгы әзерлек эшләре алып барыла. Гадел Вафин сүзләренчә, беренче пациентларны биредә көз башында кабул итәчәкләр.

(Миләүшә Низамединова әзерләде).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз