news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан Президенты РФ төбәкләренең исемен алмаштыруга каршы һәм ирекле эреләнү яклы
Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Советында белдерелгән төбәкләрне эреләтү турындагы инициативаны шәрехләде
Скопировать ссылку
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия һәм республика ГМЧ журналистлары өчен матбугат конференциясе үткәрде.
Кичә Мәскәүдә РФ Дәүләт Советында белдерелгән РФ субъектларының исемен алмаштыру һәм эреләтү инициативасы уңаеннан бирелгән сорауга Минтимер Шәймиев: “РФ субъектларының исемен алмаштыру уңаеннан журналистлар арасында зур шау-шу купты. Дәүләт Советы каршында бер журналист болай дип сорады: Дәүләт Советыннан соң республика исемнәре булмауга ничек карыйсыз? Мин кыска гына: татарстанлылар моның белән беркайчан да килешмәячәк, дип җавап бирдем. Мондый нәрсә көтелми һәм булмаячак та, кирәк тә түгел”.
ТР Президенты фикеренчә, соңгы елларда РФның берничә төбәген эреләндерү тыныч узган. Кичә Дәүләт Думасы спикеры Борис Грызлов төбәкләрне эреләндерү процессын яңартырга тәкъдим итте. “Якындагы 30 елда (ким дигәндә) бу мөмкин эш түгел. Әгәр кем дә булса Татарстанга кушыласы килә икән – рәхим итсен. Без бу тәкъдимне караячакбыз”, дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Аның сүзләренчә, әгәр дотацияле һәм яхшы җирләре булган нинди дә булса төбәк берләшүне сорый икән, бу тәкъдим Дәүләт Советында каралачак. “Әмма кушылу бары ирекле рәвештә булырга тиеш. Чит йортка үз кагыйдәләрең белән кермиләр. Федератив дәүләттә яшәргә өйрәнергә кирәк. Россия заманча дөньяда үсеш алган, цивилизацияле федератив дәүләт булып торырга тиеш”, - дип уйлый Минтимер Шәймиев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot