news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты РФ Президенты Советы президиумы утырышында катнашты

Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эшлекле сәфәр кысаларында РФ Президенты Советы президиумының стратегик үсеш һәм өстенлекле проектларга багышланган утырышында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

Чара Мәскәү өлкәсендә Горкада үтте.

Утырышта Россия Федерациясендә өстенлекле проектларны һәм стратегик үсеш буенча төп юнәлешле программаларны финанс ягыннан тәэмин итү, шулай ук 2017елга федераль бюджет һәм 2018-2019 еллар планы хисабыннан да тәэмин ителеш каралды.

Моннан тыш, РФ Президенты стратегик үсеш Советы президиумы «Россия Федерациясе стратегик үсеше төп юнәлешләре проекты комитеты составы турында»гы мәсьәләне карады.

Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев чыгышы стенограммасы Россия Федерациясе рәсми сайтында куелган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot