news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты республиканың дини берләшмәләре лидерлары белән очрашты

Чара традицион рухи кыйммәтләрне ныгыту өлкәсендә дәүләт һәм диннәр хезмәттәшлеген үстерүнең, социаль хезмәт итүнең актуаль мәсьәләләренә багышланды.

(Казан, 5 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә республиканың традицион дини берләшмәләре вәкилләре белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу дини берләшмәләр лидерлары инициативасы буенча уздырылды һәм традицион рухи кыйммәтләрне ныгыту өлкәсендә дәүләт белән диннәр хезмәттәшлеген үстерүнең һәм социаль хезмәт итүнең актуаль мәсьәләләренә багышланды. Дини лидерлар Татарстан Президентына хәйрия эшчәнлеге һәм гаилә һәм никах институтын ныгытуга юнәлгән социаль хезмәтләрне оештыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, инвалидлар һәм халыкның социаль якланмаган төркемнәре проблемларына җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру тәҗрибәсе турында сөйләделәр.

Очрашуда катнашучылар диннәр үсеше өчен, җәмгыятьнең рухи һәм әхлакый яңарышы өчен илдә һәм республикада уздырылучы иҗтимагый-сәяси курсны бертавыштан хуплауларын белдерделәр. Киләчәктә дә төрле өлкәләрдә дәүләт белән диннәр хезмәттәшлеген ныгытуның һәм камилләштерүнең, гражданлылыкны һәм патриотизмны ныгытуның, төрле радикализм күренешләренә каршы торуның, республикада тынычлыкны һәм татулыкны, традицион һәм рухи кыйммәтләрне саклауның мөһимлеге һәм зарурлыгы ассызыкланды.  

Очрашуда Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте рәисе мөфти Камиль хәзрәт Сәмигуллин, РПЧнең Татарстан митрополиясе башлыгы Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан (Иван Ашурков), Казан һәм Вятка Рус Православие иске обряд чиркәве епискобы Евфимий (Евгений Дубинов), Татарстан Республикасының һәм Казанның баш раввины Ицхак Горелик һәм Рим-католик чиркәвенең Казандагы Воздвижение Святого Креста приходы настоятеле Андрей Старцев катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100