news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты республикада вәзгыятьнең киләчәктә дә тотрыклы булып калуын теләде

Татарстан Президенты юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләренә яңа эш автомобильләре тапшырды.

Татарстан Президенты республикада вәзгыятьнең киләчәктә дә тотрыклы булып калуын теләде
president.tatarstan.ru

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Елена Сәлахова). Татарстанның анда яшәүчеләр өчен тотрыклы мәйдан булуын телим, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул бүген Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантанада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә машина ачкычлары тапшырганда әйтте.

Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләренә "Форд Фокус” маркалы 23 автомобиль ачкычы тапшырылды.

“Кадерле дуслар, беренче чиратта сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, хезмәтегез өчен рәхмәт. Республикада вәзгыять тотрыклы.

Хокук саклау системасының ныклы хезмәте нәтиҗәсендә транспорт куркынычсызлыгы өлкәсендә уңай үсеш бара. Татарстанның анда яшәүчеләр өчен тотрыклы мәйдан булуын телим”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

  • Республика Дәүләт инспекциясе автопаркы быел ике йөзләп автомобильгә тулыланды. Аларның яртысы республика бюджеты хисабыннан алынган.

“Соңгы елларда юлларда имгәнүләр ике тапкырга кимеде. Транспорт белән тәэмин ителеш йөз процент диярлек”, - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча башлыгы Артем Хохорин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100