news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты республикада туристик юлларны ясарга кирәклеген әйтте

«Моның өчен безнең республикада барысы да бар: бай тарих, уникаль мәдәни-тарихи объектлар, матур табигать», - диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасындагы чыгышында туризм мәсьәләсенең үсеше актуаль булып кала бирүен әйтте.

«Моның өчен безнең республикада барысы да бар: бай тарих, уникаль мәдәни-тарихи объектлар, матур табигать. Иң мөһим мәсьәлә - тиешле инфраструктура булдыру, шул исәптән: заманча һәм һәркем файдалана алырлык чаралар, туристик юллар ясау», - диде ул.

Аның әйтүенчә, түбәндәге өлкәләрне үстерергә кирәк: шәһәр артында ял итү, табигый, экологик туризм, шулай ук туристларны җәлеп итү өчен яңа юнәлешләр, шул исәптән, туристлык кластерлары кысаларында - Соколка, Свияга, Кама Тамагы, Лаеш, Ак таулар, Идел Болгары һәм башка проектларны булдыру.

«Төп өстенлек - табигатьне экологик системага зыян китермичә генә, кешеләр өчен уңайлы итү», - диде ул.

«Бөек Идел юлы» төбәкара маршрутын үстерү һәм торгызу проекты кысаларында зур эшләр башкару зарурлыгын да искәртте. «Бу мәсьәләдә без Россиянең Транспорт министрлыгы ярдәменә өметләнәбез», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100