news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты республикада театрларның төзекләндереләчәген әйтте

"Театрларны төзекләндерү - безнең эш, аларның эчтәлеген булдыру сезнең эш", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты республикада театрларның төзекләндереләчәген әйтте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда театрлар алга таба да төзекләндереләчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә татар дәүләт драма театрында узган Театр елын ачуга багышланган тантанада әйтте.

"Театрларны төзекләндерү - безнең эш, аларның эчтәлеген булдыру сезнең эш" - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты бүген Качалов рус драма театрының сәнгать җитәкчесе Алекандр Славутскийга Почет ордены, Буа театры директоры Раил Садриевка Татарстанның халык артисты исемен тапшырды.

Тантаналы кичә Камал театры һәм Әтнә театры белән берлектә оештырылган. Кичәнең беренче өлешендә республика театрлары үз спектакльләреннән өзекләр тәкъдим итте. Икенче өлешендә Әтнә театры тарихына багышланды.

  •  Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры - Россиядә бердәнбер авыл дәүләт театры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100