news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты республика юлларына бәя бирде

Тармак министрлыгына ул яңа технологияләр кулланырга, сыйфатны арттырырга йөкләде.

(Казан,21 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында республика юлларына бәя бирде. Аның сүзләренчә, Татарстанда юлларны төзекләндерү буенча күп эшләр башкарыла, әмма аларның сыйфаты мактанырлык түгел.

"Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрына, республиканың оешмалары белән берлектә, юл битумнарына һәм асфальт буенча яңа төбәк стандартлары, нәтиҗәле материалларны, конструкция һәм технологияләрне куллану буенча эшләргә кирәк. Шул исәптән, аларның куллану срокларын арттыру буенча да", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Моның өчен ул Татарстанда цемент-бетон өслекле юлларны салу тәҗрибсен һәм перспективаларын өйрәнергә, башкарылган эшләрнең сыйфатын мониторинглауны һәм файдаланылган чималны контрольдә тотарга кирәклеген билгеләп үтте.  

news_right_1
news_right_2
news_bot