Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты: Республика 2024 елга продукция экспортын икеләтә арттыру бурычын куя
Республика экспортын арттыруда май продукциясе төп рольне уйный, диде Рөстәм Миңнеханов.
(Казан, 22 февраль, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Татарстан 2024 елга агросәнәгать комплексы продукциясе экспортын икеләтә арттыру бурычын үтәүне максат итеп куя. Бу турыда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан ратушасында агросәнәгать продукциясен җитештерү һәм чит илгә чыгаруга багышланган киңәшмәдә әйтте.
"Бүген Татарстан 160тан артык ил белән эшли. 2024 елга агросәнәгать комплексы продукциясе экспортын икеләтә арттыру бурычын үтәүне максат итеп куябыз. Ике тапкыр гына түгел, ә 3-4 тапкыр арттырырга кирәк дип уйлыйм", — диде Татарстан Президенты.
Авыл хуҗалыгы Татарстан икътисадының төп тармакларының берсе. Республиканың агросәнәгать комплексы азык сәнәгате белән бергә тулаем төбәк продуктының 13,3 процентын тәшкил итә.
"Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча Россия субъектлары арасында лидерлар рәтендә, ә Идел буе федераль округында беренче урында. Былтыр республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 12 процентка артты һәм 19,2 млрд АКШ доллары тәшкил итте. Күпчелек өлешне нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, машина төзелеше продукциясе тәшкил итә", — диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика экспортын арттыруда май продукциясе төп рольне уйный, диде Рөстәм Миңнеханов. "Монда Казан май заводы – Идел буе округында елына миллион тонна орлык мае эшкәртә. 2024 елга "НӘФИС” продукция күләмен 2,2 тапкырдан арттырырга планлаштыра. Моңа Кытай һәм Һиндстан базарларына чыгу этәргеч булачак”. – дип сөйләде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, азык продукциясе экспортын үстерүдә югары технологияле предприятиеләрне модернизацияләү һәм ачу, авыл хуҗалыгы чималын, сөт, ит, ашлыкны тирәнтен эшкәртү төп юнәлеш булып тора.
Татарстанда дуңгыз һәм кош итен эшкәртү мәсьәләсе тулысынча хәл ителгән. “Якындагы 2-3 елда без мөгезле эре терлек итен 100 процент эшкәртүне тәэмин итәргә планлаштырабыз”, – диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, зур экспорт проектларын, шулай ук төбәкара кооперацияне гамәлгә ашыру кысаларында Идел буе федераль округында субъектларның хезмәттәшлеген тәэмин итү әһәмиятле.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы фаразлары буенча, 2024 елда Идел буе федераль округы экспортны ике тапкырдан да арттырачак. Ул 1,2 миллиардтан 2,8 млрд долларга кадәр җитәчәк. Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 2024 елда Татарстан продукциясе 360 миллион доллар тәшкил итәчәк, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз