news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты район хастаханәләренә ашыгыч ярдәм машиналары ачкычы тапшырды

Автомобильләр ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Татарстан Президенты район хастаханәләренә ашыгыч ярдәм машиналары ачкычы тапшырды
Эвелина Киселёва

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика район хастаханәләренә яңа ашыгыч ярдәм машиналары тапшырды. 

«Соңгы дүрт ай безнең сәламәтлек саклау тармагы өчен зур сынау булды. Безнең гражданнарның иминлеген саклау — бүген иң мөһим һәм катлау бурыч булып тора», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Яңа машина ачкычларын хастаханәләрнең баш табиблары кабул итеп алды. Президент 54 машинаның барысы да медицина учреждениеләренә һәм хезмәткәрләрендә эшләрендә ярдәм итәр дигән ышанычын белдерде.

Автомобильләр ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Бу машиналар 42 районга юл тотты.

news_right_1
news_right_2
news_bot