news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Рамил Курамшинга машина бүләк итте

Кичә музыкант Президент бүләген йорты янына алып кайтып куйды.

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинга Татарстан  Президенты машина бүләк итте. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр.
 
Танылган баянчы Рамил Курамшинның 70 яшьлек юбилеена тәгаенләнгән зур бүләк иясенә тапшырылды. Музыкант һәм композитор Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов бүләген автосалоннан йорт ишегалдына алып кайтып куйды. Бүләк – “Lada Granta” автомобиле. Номеры – А125ЕК 716. Рамил Курамшинны бу номерның хәрефләре бигрәк тә таң калдырган. “Машинада АЕК шофер гына йөрергә тиештер инде”, - ди Рамил шәхсән үзе. Рамил аганың моңарчы беркайчан да машинасы булмаган, йөртү таныклыгы да юк. Яңа машинаны Рамил Курамшинның  Данил исемле оныгы йөртәчәк. 
 
Исегезгә төшереп узабыз, 27 сентябрьдә Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Рамил Курамшинның юбилее булып узды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100